Татарстан Дәүләт бюросы юристлары пенсионер хокукларын суд тәртибендә якладылар

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

2 төркем инвалид булган өлкән яшьтәге ханым Татарстанның дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать итеп, дустына бурычка биргән акчасын кире кайтарырга ярдәм итүләрен сорады.

Хатным танышының расписка буенча бурычка акча алуын, кире кайту вакыты 3 ай булуын аңлата. Вакыт узгач, дусты акчаны кире кайтармаган, элемтәгә чыкмаган, бурычны түләү буенча чаралар күрмәгән.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 810 сатьясының 1 пунктына ярашлы рәвештә, заемчы заем бирүчегә алынган акчаны яклар билгеләгән срокларда кайтарырга тиеш. Моннан тыш, Гражданлык кодексының 811 статьясы нигезендә, заемчы заем суммасын вакытында кайтармаган очракта, аңа процентлар түләнергә тиеш.

“Без документларны өйрәндек һәм бурычлы заттан 150 мең сум күләмендә бурыч, шулай ук акчадан файдаланган өчен процентлар түләтү турында судка гариза әзерләдек. Суд гариза бирүченең таләпләрен канәгатьләндерү турында карар чыгарды”, - дип хәбәр итте Дәүләт Юридик бюросының баш белгече Марат Шәрәфетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International