Ветераннар советы 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлык җитәкчелеге катнашында Ветераннар советы утырышы узды.

Совет эшчәнлеге турында хисап белән ТР юстиция министры урынбасары, Ветераннар советы рәисе Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Эшчәнлек нәтиҗәләре белән бергә ул 2024 елга эш планнары турында да сөйләде, аерым алганда, ул пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашуы турында хәбәр итте.

Мөхәррәм Мансур улы Совет эшенең тагын бер мөһим юнәлешен — яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүне билгеләп үтте. Һәм монда Ветераннар советының керткән өлеше бәяләп бетергесез. Өстәвенә, бу юнәлештә яңа формалар актив кертелә, яңа алымнар кулланыла, мәсәлән, II кварталда Министрлыкта совет әгъзасы Александр Михайлович Чашинның Юстиция министрлыгының яшь хезмәткәрләре белән очрашуы узды. Яшьләр ветеранны кызыксынып тыңладылар, чөнки Александр Михайловичның һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе алар өчен матур үрнәк булып тора. “Мондый очрашулар ике буынны тоташтыручы ныклы җепләр булдырырга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ветераннар Советы рәисе.

 Министрлыкның профсоюз оешмасы әгъзалары файдалана торган ташламалар һәм мөмкинлекләр турында доклад белән Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ксения Марточкина чыгыш ясады.

Ветераннарның сорауларына җавап биреп, Ксения Вячеславовна хәбәр иткәнчә, профсоюз әгъзалары һәм аларның гаиләләре өчен һәрвакыт отышлы тәкъдимнәр бар. “Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы “Хезмәткәрләрне сәламәтләндерү” программасында катнаша. Моннан тыш, профсоюз әгъзаларына фиксацияләнгән ташлама бирелә торган шифаханә-курорт учреждениеләре дә бар”, - диде ул.

Ветераннар үз чиратында профсоюз оешмасының дәүләт хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклауда һәм тормыш сыйфатын күтәрүдә әһәмиятле ролен билгеләп үттеләр, шулай ук оешмага керергә теләк белдерделәр.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ветераннарга Министрлык эшчәнлеге белән кызыксынулары, әйтелгән тәкъдимнәре һәм конструктив сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын бәхетле гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International