Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары “Ирекле ярдәм (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тикшерделәр.
Закон проекты республика законнарын федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән һәм ирекле ярдәм (волонтерлык) эшчәнлеген хокукый җайга салуны камилләштерүне күздә тота, аерым алганда, волонтерлыкка ярдәм итү өлешендә федераль, төбәк, җирле органнарның вәкаләтләре системасы бертөрлелеккә китерелә, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан волонтерлык эшчәнлегендә катнашучыларга ярдәм чараларының мөмкин булган формалары һәм аларга карата гомуми алымнар билгеләнә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.