Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре түләүсез күчмә хокукый консультацияләр бирүне дәвам итә

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

2023 елда республика районнарына һәм шәһәрләренә махсус автотранспорт белән 40тан артык сәяхәт башкарылган, алар барышында 200дән артык граждан хокукый ярдәм алган.

Бу атнада ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин Чүпрәле районында гражданнарны кабул итте. Түләүсез юридик консультацияләр гражданнарның ташламалы категорияләренә бирелә. Түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү эшендә шулай ук адвокатлар һәм нотарикслар актив катнаша.

“Республикада яшәүче һәр кеше, кайда булуына карамастан, квалификацияле хокукый ярдәм ала алсын өчен, Дәүләт юридик бюросы ерак, кеше аз яшәгән һәм барып җитү авыр булган торак пунктларда даими рәвештә күчмә кабул итүләр оештыра”, - дип сөйләде Марс Фәтхуллин.

Район халкы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе социаль ярдәм күрсәтүгә, пенсия тәэмин ителешенә һәм җир законнарына кагылышлы.

Күчмә кабул итүләр практикасы 2024 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International