ТР Юстиция министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә бүләкләр алуны һәм бүләк итүне тыю турында искәртә

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре  һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмаларның хезмәткәрләренә хезмәт бурычларын үтәү сәбәпле бүләкләр алу һәм бүләк бирү тыела дип искәртә.

Юстиция министрлыгында коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча эш өчен җаваплы зат Диана Ситчанова дәүләт хезмәткәрләренең бүләкләр алуы Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тыюны бозу булып тора һәм мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү өчен шартлар тудыра, алар кабул иткән карарларның объективлыгын шик астына куя, дип аңлата.

“Вазыйфаи зат бүләкләр алу турындагы тыюны бозган очракта, аңа ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү рәвешендә җәза яный, ә бүләк ришвәт буларак бәяләнсә - җинаять җаваплылыгы яный, - дип билгеләп үтте Диана Нурлан кызы.

Беркетмә чаралары, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә алынган, тапшырылырга тиешле бүләкләр искәрмә булып тора, алар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International