Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан” ДТРК радиосы эфирында муниципаль хокукый актларның ничек кабул ителүе, гади халык өчен бу никадәр мөһим булуы һәм халыкның карарлар кабул итүгә ничек тәэсир итә алуы турында сөйләде.
Республикада 956 муниципаль берәмлек - 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы: Казан һәм Чаллы, 39 шәһәр торак пункты бар. Ел саен муниципаль дәрәҗәдә 33 меңнән артык норматив хокукый акт кабул ителә.
“Тормыш эшчәнлегенең һәр мәсьәләсе буенча без документларга мөрәҗәгать итәбез, бу безнең хокукларыбызга да, бурычларыбызга да, теге яки бу гамәлләр өчен җаваплылыгыбызга да кагыла. Бүгенге көндә татарстанлыларга ташламалар һәм ярдәм чаралары алу, салым салу, территорияләрне төзекләндерү, җирдән файдалану кагыйдәләре буенча актлар кызыклы. Мәсәлән, 2023 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча 1700дән артык акт кабул ителде”, - дип хәбәр итте министр урынбасары эфир барышында.
Мөхәррәм Мансур улы сүзләренчә, Татарстанда норматив хокукый актлар белән танышу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Җирле үзидарә органнары актларын муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru), шулай ук Россия Юстиция министрлыгы порталында (pravo.minjust.ru) табарга мөмкин.
Министр урынбасары искәрткәнчә, норматив хокукый актларның башка актлардан төп аермасы - тәртип кагыйдәләрен билгеләү. Аларны, шул исәптән муниципаль хокукый актларны үтәмәү административ законнарда каралган җаваплылыкка китерә.
Мәсәлән, территорияләрне төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен физик затлар өчен кисәтү яки 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган. Юридик затлар өчен штраф 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Тулы интервью сылтама буенча.