Судта булган эшләр турында мәгълүматны Интернетта урнаштырырга рөхсәт ителә

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы адресына республика халкының суд карарлары һәм суд процессында катнашучылар турында мәгълүматны Интернетта бастырып чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре ешайды.

Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина аңлатуынча, “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка керүне тәэмин итү турында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә, суд актлары тиешле судның рәсми сайтында бастырылырга тиеш, Татарстан Республикасында ул - Җәмәгать судьялары порталы.

“Интернет” челтәрендә судта булган эшләр турында мәгълүмат урнаштырыла: эшләрнең теркәү номерлары, аларның исемнәре яки бәхәс предметы, суд процессында катнашучылар турында мәгълүмат, эшләрнең судта узуы турында мәгълүмат, шулай ук эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд актларын чыгару турында мәгълүмат”, - дип билгеләп үтә Ксения Вячеславовна.

Искәрмәләр булып дәүләт иминлегенә, гаилә-хокукый мөнәсәбәтләргә, балигъ булмаганнарның хокукларына кагылышлы суд актлары һәм госпитализациягә кагылышлы карарлар тора.

“Башка очракларда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталында суд эшләре турында бастырылган мәгълүматлар бетерелми һәм порталның электрон архивында саклана”, - дип йомгаклады Ксения Марточкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International