Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә узган киңәшмә барышында юридик клиникаларның эше һәм аларның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт юридик бюросы белән киләчәктә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
ТР Юстиция министрлыгы күп еллар инде республика халкына, шул исәптән Юстиция министрлыгы мәйданчыгында да, түләүсез нигездә юридик ярдәм күрсәтүче юридик клиникалар белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Татарстанда барлыгы 7 юридик клиника эшли: К(и)ФУ, “ТИСБИ Идарә университеты”, РДГХУ, Россия Юстиция министрлыгының Казан шәһәрендәге БДЮУ”, “РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты”, “Социаль белем бирү академиясе” һәм “В.Г. Тимирясов исемендәге Казанский инновация университетында.
Юридик клиникалар түләүсез юридик ярдәм системасында мөһим урын алып торалар, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга ярдәм итәләр. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә студентлар республика халкына консультация, документлар төзү, шулай ук документларга хокукый экспертиза формасында бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.
Киңәшмә барышында студентлар практикасының мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым тукталдылар, шуңа күрә булачак юристлар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен юридик клиникаларда гына түгел, ә Дәүләт юридик бюросында да куллана алачаклар. Юстиция министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системаларында катнашучыларны берләштерү аның мөмкинлекләрен һәм сыйфатын арттырачак.
Татарстан Республикасы Рәисе дә юридик җәмәгатьчелекне түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү кирәклегенә өндәде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проекты максатларына туры килә.