Татарстан Юстиция министрлыгы “Интернет” челтәрендә суд актлары текстларын урнаштыру тәртибе турында искә төшерә

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкын “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә суд актлары тиешле судның рәсми сайтында бастырып чыгарылырга тиешлеген белеп торырга чакыра. Татарстан Республикасында бу Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталы.

Ведомствоның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Аделя Бәдриева Порталда судтагы эшләр турында белешмәләр: эшләрнең теркәлү номерлары, аларның исемнәре яисә бәхәс предметы, суд процессында катнашучылар турында мәгълүмат, эшләрнең судта булуы турында мәгълүмат, шулай ук эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд актлары чыгарылуы турында белешмәләр урнаштырылуы турындагы мәгълүматны төгәлләштерде.

“Дәүләт иминлегенә, гаилә-хокукый мөнәсәбәтләргә, балигъ булмаганнарның хокукларына кагылышлы белешмәләр һәм госпитализациягә кагылышлы карарлар булган суд актлары искәрмәләр булып тора”, - дип аңлатты Аделя Владимировна.

Калган очракларда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталында суд эшләре турында бастырып чыгарылган белешмәләр юкка чыгарылырга тиеш түгел һәм Порталның электрон архивында саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International