Бүген Юстиция кварталында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.
2023 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимият оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон тулысынча үз көченә керде. 2023 ел башында Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, 2023 елның маенда «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» республика законы яңа редакциядә бәян ителде.
Министр сүзләренчә, бу республика башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлегенә йогынты ясаган. 2023 елда законнарны күрсәтелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән 600дән артык законга буйсынучы акт кабул ителде. Моннан тыш, Татарстанның башка законнары нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 98 законга буйсынучы акт чыгарылды.
Шулай ук Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 2023 елда республика Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Советына 41 республика законы проекты кертелгән, шуларның 10ысы закон проекты эшчәнлеге планына ярашлы рәвештә һәм 31е планнан тыш эшләнгән.
2024 елда Дәүләт Советына 10 закон проектын эшләү һәм кертү планлаштырыла. Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган план үз эченә мәгариф, социаль өлкә өлкәсендәге институтларны үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, республикада яшьләрнең потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдә саклау өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектларын ала.
Министр искәрткәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан субсидияләр бирүне җайга салучы норматив хокукый актларга яңа таләпләр үз көченә керде. 100 дән артык карар үзгәрешләр таләп итә.