Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында билгеләп үткәнчә, республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу һәм аларны рәсми рәвештә бастырып чыгару – ведомство актларының законлы көчләренә керүенең һәм аларны куллануның легитимлыгының мәҗбүри шартлары.
2023 елда дәүләт теркәвенә 2161 акт тәкъдим ителгән, шуларның 1967се теркәлгән. Актларның 7 % тан артыгы законнарга туры килмәү һәм юридик-техник характердагы җитешсезлекләр белән бәйле рәвештә кире кайтарылган. 2023 елда Татарстан Юстиция министрлыгы республика башкарма хакимият органнарының актларны дәүләт теркәвенә җибәрү кагыйдәләрен үтәвенә 10 тикшерү оештырды.
Моннан тыш, 2023 елда республика дәрәҗәсендәге норматив хокукый актларның 3 100 проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде. Министрлык тарафыннан 12 проектта 13 коррупция факторы ачыкланган.