Татарстан Юстиция министрлыгында узган Экспертлар советы утырышында ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында фикер алыштылар

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар советы әгъзалары «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында» һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карадылар. Закон проекты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән эшләнгән.

Закон проекты ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар категориясенә кергән, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган һәм 23 яшькә җиткән затлар өчен төзекләндерелгән торак урынын милеккә алу яки торакка ипотеканы тулысынча түләү өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына түләү рәвешендә торак урыны хокукына өстәмә гарантия билгели.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына карауга җибәреләчәк.

Утырышта шулай ук республика законын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды һәм хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International