Татарстан Дәүләт бюросы юристлары пенсионерга хаталы күчерелгән акчаны кире кайтарырга булышты

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

2 төркем инвалид булган өлкән яшьтәге хатын-кыз Татарстан дәүләт юридик бюросына банк гаебе белән дөрес булмаган шәхси счетка кертелгән түләүне кире кайтару мәсьәләсе буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Хатын-кыз аңлатканча, 2023 елның июленнән, бакча ширкәте әгъзасы буларак, 2023 ел өчен әгъзалык взносларын түләү максатыннан, мобиль кушымта аша ширкәтнең исәп-хисап счетына 6000 сум күләмендә түләүне гамәлгә ашырган.

Шул ук вакытта акчалар бакча ширкәте хисабына түгел, ә Чаллы шәһәрендәге банкларның берсенең филиалы хисабына кертелә.

2023 елның ноябреннән 2024 елның гыйнварына кадәр гариза бирүче берничә тапкыр акчаны кире кайтарырга тырыша, кайнар линия телефоны аша банкның баш бүлегенә мөрәҗәгать итә, әмма уңай карар кабул ителми.

“Без документларны өйрәндек һәм банк җитәкчесе исеменә гариза әзерләдек, аны карау нәтиҗәләре буенча акчалар гариза бирүче хисабына кайтарылды”, - дип хәбәр итте Дәүләт Юридик бюросының баш белгече Марат Шәрәфетдинов.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, квалификацияле юридик ярдәм сорап Татарстан Дәүләт бюросы хезмәткәрләренә Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, 2 корпус адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International