Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм бурычлылар булып җәмәгать хакимияте органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Альберт Ибәтуллин - Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы, Айрат Галиев - Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча махсуслаштырылган суд приставлары бүлегенең әйдәп баручы суд приставы-башкаручысы, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, муниципаль районнарының, шәһәр округларының мөлкәти булмаган таләпләрне һәм суд карарларын исәпкә алу һәм алып бару буенча җаваплы затлары катнашты.
2023 елга нәтиҗәләрне җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова җиткерде.
Министр урынбасары Казан шәһәре, Түбән Кама, Теләче муниципаль районнары һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы затларының хисапларын тыңлады. Тутырыла торган реестрлар буенча ышанычлы мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар юнәлтелде.
Суд приставлары хезмәте, җирле үзидарә органнары һәм республика башкарма хакимият органнары белән күрсәтелгән юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүнең алга таба ысуллары билгеләнде.