Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстанның өлкән җәмәгать судьялары белән суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин агымдагы елда Министрлык тарафыннан “Җәмәгать судьялары” программа комплексын һәм дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасын интеграцияләү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. Министр сүзләренчә, әлеге интеграция ачыкланмаган түләүләрнең барлыкка килүен киметергә, шулай ук эш процессын автоматлаштырырга ярдәм итәчәк.
Надежда Рагозина, доклад белән чыгыш ясап, гражданнарның цифрлы технологияләр кулланып гадел хөкемгә ирешү мөмкинлеген киңәйтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Беренчедән, җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон гадел хөкем кертү буенча мөһим, принципиаль адымнар ясалды, аның ярдәмендә гражданнар һәм юридик затлар җәмәгать судьяларына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәү мөмкинлеген алдылар.
Исегезгә төшерәбез, суд участогына документны электрон рәвештә тапшыру өчен гражданинга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталына керергә, шәхси кабинетына күчәргә, анда Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша система белән алга таба эшләү өчен верификация үтәргә кирәк.
Югары Суд рәисе вазыйфаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, 2023 елда республикада 1 миллионнан артык эш каралган, аларның 75% тан артыгы - җәмәгать судьялары караган эшләр. Ул хезмәттәшләренә гаделлек урнаштыруда югары сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдерде.