Министр урынбасары Рагозина Надежда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә кысаларында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлегенә, башкару дисциплинасына һәм матди-техник тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, суд эшләрен алып бару процессын автоматлаштыручы “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде, суд статистикасын алып бару, суд эшләрен теркәү өлкәсендә проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикерләр әйтелде.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре докладлар белән чыгыш ясап, суд приставларына башкарма документлар җибәрү сервисының электрон рәвештә эшләве мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Сервис документларны югалту яки ялган документлар керү куркынычларын киметә, җәмәгать судьялары карарларының үтәлешен нәтиҗәле контрольдә тотарга, һәр башкарма документ һәм башкарма производство буенча барлык гамәлләрне оператив күзәтергә мөмкинлек бирә.
Ахырда Надежда Рагозина кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!