Законнарда яңалык

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

2024 елның 26 февралендә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» № 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләренә территорияне комплекслы үстерү операторын билгеләү, шулай ук территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыру максатларында шундый оператор тарафыннан вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы, Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы, җирле үзидарә органы белән килешү төзү тәртибен билгеләү керә.

Территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыручы юридик затның, торак төзелеш территориясен комплекслы үстерү турында карар кабул ителгән очракта, мондый территория чикләренә кертелгән күпфатирлы йортлардагы биналарны милеккә тапшыру мөмкинлеге каралган.

5-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматларының рәсми порталында 2024 елның 27 февралендә басылып чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International