Юстиция министрлыгында беренчел профсоюз оешмасының 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды

2024 елның 1 марты, җомга

Бүген Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларының еллык хисап җыелышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ведомство карамагындагы учреждениеләр вәкилләре, шулай ук Юстиция министрлыгының Ветераннар советы әгъзалары катнашты.

Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ксения Марточкина, узган елда социаль ярдәм чараларына, мәдәни-массакүләм, физкультура-сәламәтләндерү эшенә йомгак ясап, Министрлык коллективы һәрвакыт профсоюзның һәрьяклап ярдәменә өмет итә ала, дип билгеләп үтте.

 Ксения Марточкина профсоюз әгъзаларының социаль-икътисади мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирде. Мәсәлән, авыр матди хәлдә булган профсоюз әгъзалары игътибарсыз калмый. Аларның гаризасы буенча, кире кайтару нигезендә процентсыз максатчан акчалата кредитлар бирү юлы белән матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук профбюджет акчалары хисабына хезмәткәрләр өчен концертларга һәм башка күңел ачу чараларына билетлар сатып алына, экскурсияләр оештырыла, спорт секцияләренә бару өчен абонементлар бәясе компенсацияләнә.

“Башкарган эшләре өчен хезмәт коллективыбызга, шулай ук күп еллар дәвамында Министрлыгыбыз файдасына намус белән хезмәт иткән һәр профсоюз әгъзасына рәхмәт белдерәм”, - дип өстәде Ксения Вячеславовна.

Утырыш барышында профсоюз билетларын тантаналы тапшыру мөһим вакыйга булды. Билетлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында озак еллар эшләгән ветераннарга: Чашин Александр Михайловичка һәм Томилин Александр Алексеевичка бирелде. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International