“Гомуми юрисдикция судларында җирле үзидарә органнары хокукларын яклау” темасына семинар

2013 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президентындагы 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең җаваплылыгын, профессионализмын арттыру турындагы 6 пунктын үтәү йөзеннән, 2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан чираттагы семинар оештырылды һәм уздырылды, аны ачуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов катнашты.
Укыту видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык районнарын тоташтырып башкарылды.
Юридик хезмәтләрнең хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр “Гомуми юрисдикция судларында җирле үзидарә органнары хокукларын яклау” темасына нотык тыңладылар.
Семинар укуларның тематикасы очраклы рәвештә генә сайланмады, 2013 елда җирле үзидарә органнары катнашындагы суд эшләре саны арткан. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановтагы 2011 елның 6 августындагы киңәшмәнең № 31-пр беркетмәсенең 2 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле бюджетлардан түләүләргә бәйле мөлкәти мәсьәләләр буенча суд эшләре турындагы мәгълүматны җыя. Җирле үзидарә органнарыннан алынган белешмәләрне гомумиләштереп һәм анализлап, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан укыту семинарлары прогаммасына әлеге теманы кертү турында карар кабул ителде.
Укуларда тематик материалны бәян итү өчен Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе вәкилләре чакырылды.
Үзенең чыгышында юридик фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының экологик, хезмәт хокукы һәм граждан процессы кафедрасы ассистенты Р.Б. Ситдыйков суд яклавы төрләре турында сөйләде һәм хөкем ителүнең гомуми мәсьәләләрен ачты. Аннары сүз Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе А.В. Лохотскийга сүз бирелде, ул суд процессын әзерләү һәм алып бару, шулай ук суд актларына дәгъва белдерү мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җирле үзидарә органнарына үз хокукларын яклауда максималь рәвештә җаваплы булырга тәкъдим итте. Суд процессын алып бару һәм суд актларына дәгъва белдерү темасын Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының юридик бүлеге башлыгы урынбасары Е.В Парфенова дәвам итте, ул конкрет суд эшләре мисалында җирле үзидарә органнары вәкилләренең үз хокукларын яклау барышында җибәрелә торган типик хаталарны күрсәтте, шулай ук җирле үзидарә органнарын үз хокукларын яклауда актив булырга өндәде.
Семинарның икенче өлеше суд практикасының актуаль проблемаларын тирәнтен өйрәнүгә багышланды.
“Гомуми юрисдикция судларында җирле үзидарә органнары катнашында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен карау үзенчәлекләре” темасына нотык белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәт мөнәсәбәтләрен яклау бүлеге башлыгы Д.Д. Вәлиуллина чыгыш ясады, ул хуҗасыз мөлкәтнең җирле үзидарәнең вәкаләтле органына күчү тәртибен аңлатып бирде. Әлеге теманы дәвам итеп, Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең юридик бүлеге башлыгы Ю.Ю.Устькачкинцева чыгыш ясады, ул җирле үзидарә органнары катнашында мөлкәти бәхәсләр практикасын ачты.
Җирле үзидарә органнары катнашында торак мәсьәләләре буенча суд практикасы үзенчәлекләре турында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Р.Л. Шәрипова сөйләде.
Йомгаклау чыгышында М.М. Ибәтов җирле үзидарә органнары өчен әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады, ул муниципаль хезмәткәрләрне һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен үзләрнең профессиональ дәрәҗәләрен үстерергә өндәде, шулай ук киләчәктә бергәләшеп хезмәттәшлек итүне теләде.
Сентябрь семинары республика муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен гомуми юрисдикция судларында җирле үзидарә органнары хокукларын яклау темасына укыту семинарлары сериясен ачып җибәрде. Әлеге темага киләсе семинарны үткәрү 2013 елның октябрь аеның өченче декадасында планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International