Татарстанда түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар исемлеге киңәйтелде

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елның 1 мартында түләүсез юридик ярдәм турында республика законына төзәтмәләр үз көченә керде. Аерым алганда, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучылар арасына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кертелгән, ул үз компетенциясе чикләрендә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.

Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия затлар исемлеге Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән гражданнар белән тулыландырыла.

“Махсус хәрби операциядә катнашу шарты белән Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә ирекле ярдәм күрсәтүче гражданнар да түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булачак”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар телдән һәм язма рәвештә хокукый консультацияләр бирү, шулай ук гаризалар, шикаятьләр, үтенечләр һәм башка хокукый характердагы документлар төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр.

“Законнардагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, хокукый документлар төзүдә ярдәм шул исәптән медицина-социаль экспертиза, инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү очракларында да гамәлгә ашырылачак”, - дип аңлатты ТР юстиция министры.

Үзгәрешләр республика законын федераль законнарга туры китерү кысаларында кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International