Законнардагы яңалык

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 мартында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Муниципаль район һәм шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә, шул исәптән, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнар нигезендә муниципаль берәмлек территориясендә планлаштырылган хуҗалык һәм башка эшчәнлек турында җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү, шулай ук су объектларын рекреацион максатларда куллану кагыйдәләрен билгеләү дә керә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы аша Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыруны килештерү турында мөрәҗәгатьләр җибәрү сроклары, шулай ук мондый мөрәҗәгатьләрне карау сроклары тәгаенләнде.

9-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматларының рәсми порталында 2024 елның 1 мартында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International