Мөхәррәм Ибәтов Татарстанның Россия Федерациясенең барлык күрше субъектлары белән чикләрен билгеләү турында хәбәр итте

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.

Мөхәррәм Мансур улы контроль мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы чикләренең урнашуын билгеләү белән бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарының үтәлеше турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

2023 елда Татарстан Республикасы белән чиктәш субъектлар – Чувашия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Удмурт Республикасы, Самара, Киров, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре белән чикләрне билгеләү буенча эш тәмамланды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә, бүгенге көндә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына республика чикләренең Россия Федерациясенең барлык күрше субъектлары белән һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең барлык чикләре буенча үтүе турында мәгълүмат кертелгән.

Чикләре республика чикләре белән туры килгән муниципаль районнарда республиканың бөтен чиге буйлап төгәлләнгән координаталар нокталары белән бәйле рәвештә, 2005 елда муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм чикләрен билгеләгән Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, фикер алышу нәтиҗәләре буенча барлык законнарга да үзгәрешләр кертү кирәк булмаячак.

“Бөтен җирдә дә узел нокталарына кагылыш юк һәм муниципаль берәмлекләр чикләренең барлык текст тасвирламаларында да республика чигенең үтүенә сылтама юк. Муниципаль районнар чикләрен билгеләү буенча республиканың гамәлдәге законнарындагы формулировка һәр тапкыр чикнең тасвирламасын җентекләп аңлатмаска мөмкинлек бирә, - диде Мөхәррәм Ибәтов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International