Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе базасындагы зур шахмат залында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 20 командасы ярышты.
Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләре булган 4 кешедән торган команда: Илфат Мингалимов, Елена Гавриленко, Булат Хөсәенов һәм Эльза Хәбибуллина 9 партия уйнадылар һәм гомуми зачетта 13 урынны алдылар.
“Уеннар бик кызыклы булды. Без ел саен уеннарда катнашабыз, шахмат ныклык тәрбияли, сабырлык һәм игътибарны туплауны үстерә, бу, гомумән, дәүләт хезмәтендә эшләү өчен мөһим сыйфатлар. Кайбер партияләрдә җиңдек, кайберләрендә җиңелдек. Көндәшләр чыннан да лаеклы иде”, - дип белдерде Илфат Мингалимов.
2024 елгы Спартакиада ул Демография милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында кысаларында уза. Ул 18 февральдә чаңгы узышлары буенча ярышлар белән старт алган иде. Ярышларда 18 командадан 72 кеше катнашты. Шахмат - программаның икенче төре, алда тагын баскетбол, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол буенча ярышлар кала. Алар барысы да ел ахырына кадәр узачак һәм гомумкоманда беренчелегендә Спартакиада җиңүчесен ачыклаячак.
Коллегаларыбызга ярышларда лаеклы катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе уеннарда җиңүләр телибез!