Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты расланды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Россия Юстиция министрлыгының 2024 елның 20 маендагы 157 номерлы боерыгы белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты һәм аның үтәлешен контрольдә тоту тәртибе расланды.

Стандарт түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче субъектларга, шул исәптән дәүләт юридик бюроларына, адвокатларга, нотариусларга һәм юридик клиникаларга кагыла. Анда гомуми нигезләмәләрдән тыш гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирү тәртибенә таләпләр дә расланды. Ул шулай ук аны алуның төрләрен һәм нигезләрен билгели.

Моннан тыш, документ түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын бәяләүне күздә тота.

“Безнең республикада яшәүчеләр хокукый ярдәм күрсәтелгәннән соң Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре гражданнарга бирә торган сораштыру кәгазьләре нигезендә түләүсез юридик ярдәмне алу мөмкинлеген һәм аның сыйфатын бәяли алачак”, - дип аңлата Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Стандарт буенча, мондый ярдәмнең сыйфатына аның үз вакытында күрсәтелүе, аннан файдаланучыларның аның күләме, вакыты һәм уңайлылыгы белән канәгать булуы, белгечләрнең дөрес булмаган яки игътибарсыз мөнәсәбәтенә шикаятьләрнең булмавы шаһитлык бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International