ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Менделеевск муниципаль районына барды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

2013 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына бардылар.
Белгечләр төркеменә юстиция министры – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.
Районда булганда Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җаваплы хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетлары секретарьлары катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә муниципаль район Башлыгы урынбасары Р.З. Хәбибуллин рәислек итте. М.М. Ибәтов җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар турында сөйләде. Моннан тыш, муниципаль районның рәсми сайтында норматив хокукый актларны үз вакытында урнаштыру эше өйрәнелде һәм эштә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде.
очрашу барышында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М. Аверьянова муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү һәм Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне яктыртты. “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 09.02.2009г. №14-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының муниципаль норматив хокукый актларны Регистрга кертү өчен җибәрү срокларына, шулай ук законнарга каршы килә торган муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерүгә кагылышлы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар юнәлдерелде.
Регистрга кертергә тиешле муниципаль норматив хокукый актларны сайлап алу өлешендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече Р. Ш. Массарова тарафыннан районның җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтелде. Аерым алганда, аерым норматив хокукый актлар мисалында җирле үзидарә органнары игътибары типик хаталарга һәм техник-юридик характердагы җитешсезлекләргә юнәлдерелде, аларны бетерү алымнары аңлатылды.
Район җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән берлектә әлеге юнәлешләр буенча киләчәктә эшне камилләштерү юллары билгеләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International