Башка максатларда файдаланылуы рөхсәт ителми торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр исемлеге тулыландырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология,табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы проект буенча фикер алыштылар һәм аны карауга тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов аңлатуынча, үткән елның июлендә Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Муниципаль район һәм шәһәр округы буенча кадастр хакының уртача дәрәҗәсеннән шактый артыграк кадастр бәясе булган, аеруча кыйймәтле уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре хәзер Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башка максатларда файдаланылуы рөхсәт ителми торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр исемлегенә кертелергә мөмкин. Бу, аерым алганда, фәнни-тикшеренү оешмалары тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең һәм югары уку йортлары уку-укыту тәҗрибә бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы җирләренә кагыла.
Кертелгән закон проекты белән мондый җирләр исемлеген төзү вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирү карала. Мидхәт Корманов аңлатуынча, федерациянең башка субъектларында бу вазыйфа йә җир мөнәсәбәтләре министрлыгына, йә авыл хуҗалыгы министрлыгына йөкләнә.
Депутатлар шактый тәкъдимнәр кертте, комитет рәисе Валерий Васильев әйтүенчә, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә алар исәпкә алыначак. Шуның белән параллель рәвештә тиешле җирләрнең исемлеген формалаштыру тәртибен әзерләргә кирәк булачак, законны кабул иткәннән соң ул хупланачак һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте үтәлешенә тапшырылачак.
“Татар-информ”