Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Түләүсез юридик ярдәм: юридик клиникалар, КБО һәм дәүләт, дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәмдә катнашучылар арасында хезмәттәшлек” темасына халыкара “түгәрәк өстәл” ачылды. Аны оештыручылар – К(И)ФУ, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Юридик клинакаларны үстерү үзәге” АКО, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе.
Әлеге форумда катнашучыларны, аны оештыручыларның берсе буларак, республика юстиция министры М.М. Корманов сәламләде.
“Түгәрәк өстәл” юриспруденция өлкәсендә Татарстан министрлыкларыннан, ведомстволарыннан, учреждениеләрдән, Мәскәүдән, Россия Федерациясе башка субъектларыннан күп кенә квалифкацияле белгечләрне җыйды. Аңа халыкара статусын кайбер чит илләрнең югары уку йортлары абруйлы юрист-галимнәреннән һәм юридик учреждениеләре белгечләреннән торган “Россия – Төркия – АКШ”телекүпере бирде.
Форум программасы “Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе законнарында түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алу хокукын гамәлгә ашыру гарантияләре”, “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү: чит илләр тәҗрибәсе”, “Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында юридик клиникаларны үстерү перспективасы турында” темаларына пленар утырышлар, шулай ук “Юридик клиникада КБО консультация бирү” мастер-классы уздыру карала.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар халыкка хокукый белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар, тәҗрибә алмашу барышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең оптималь рәвешләрен һәм методларын ачты. Форумда тыңлаучылар сыйфатында катнашкан К(И)ФУ юрфагы аспирантлары һәм студентлары да бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр үзләштерделәр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге