ТР Юстиция министрлыгы Бөгелмә һәм Ютазы районнарында тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен өйрәнде

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөгелмә һәм Ютазы районнары җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чаралар үткәрделәр.

Вәкаләтләр республика муниципаль районнары тарафыннан 2016 елдан 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Әйтик, 2023 елда һәм агымдагы елның 7 аенда Министрлыкка регистрга кертү өчен Ютазы районының 1 меңнән артык норматив хокукый акты һәм Бөгелмә районының 784 акты кергән.

Чара барышында шулай ук районнарда кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен һәм дәүләт программасы чараларын башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International