Казанда дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды, анда Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структураларыннан 20 команда вәкилләре катнашты.
Юстиция министрлыгы командасын Илфат Мингалимов, Валерия Зарипова, Нияз Закиров, Азалия Юшкова, Максим Андреев лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле үткәрелә һәм дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыруга, шулай ук республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу “Демография”милли проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты максатларына туры килә.
Хезмәттәшләребезгә ярышларда лаеклы катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе уеннарда җиңү телибез!