ТР юстиция министры Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын үткәрәчәк

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы 19 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узачак.

Көн тәртибендә:

1. 2024 елның I яртыеллыгында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасының үтәлеше турында.

2. 2024 елның I яртыеллыгында Министрлыкта дәүләт ихтыяҗлары өчен башкарылган эшләр, хезмәт күрсәтүләр, товарлар сатып алулар турында.

3. Министрлыкта коррупция шартларын кыскарту буенча күрелә торган чаралар, шул исәптән дәүләт граждан хезмәтенә кабул иткәндә дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар таләпләрен үтәү, Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуына юл куймау турында.

4. Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән “2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында” аналитик күзәтү хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International