Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә гамәлдәге цифрлы карарлар турында фикер алыштылар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Гамәлдәге цифрлы карарлар турында фикер алышу һәм аларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу Россия юридик клиникалары форумы кысаларында узды. Казан инновация университетында узган форум КИУның 30 еллыгына багышланган иде.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик форумда билгеләп үткәнчә, бүген юридик клиникалар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда мөһим инструмент булып тора һәм түләүсез юридик ярдәм системасында мөһим роль уйный, гражданнарның теләсә кайсы категориясенә ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта Татарстанда 7 юридик клиника эшли, аларның вәкилләре ел саен уртача 1000 гражданга ярдәм күрсәтә.

“Безнең бик тиз үзгәрә торган дөньяда хокукый грамоталылык теләккә генә бәйле түгел, ә һәр гражданинга тормыш өчен кирәклегә әйләнә. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инде күп еллар юридик клиникалар белгечләре белән актив хезмәттәшлек итә. Дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучыларның барысын да берләштерү аның һәркем файдалана алырлык булуын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Илья Александрович.

Виталий Гайнулла улы Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының юридик клиникасы 2001 елдан алып бүгенгәчә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган системасында әйдәп баручы катнашучыларның берсе булып тора һәм эшчәнлеген даими нигездә, шул исәптән каникуллар вакытында да алып бара. 20 елдан артык эшләү дәверендә университетның юридик клиникасы халыкка түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү һәм аңа хокукый белем бирү буенча гаять зур ярдәм күрсәтте. Соңгы 5 елда гына да 3000нән артык мөрәҗәгать каралды. Клиника ачык социаль юнәлешле: мөрәҗәгать итүчеләрнең 90% ы диярлек - пенсионерлар, инвалидлар, эшләмәүче гражданнар.

Форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Россия Федерациясе субъектларыннан һәм төрле федераль округлардан җитәкчеләр, кураторлар, юридик клиникалар хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International