Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Удмуртия Республикасы Юстиция Баш идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Диана Ешмакова һәм Удмуртия Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Иван Померанцев составындагы Удмуртия Республикасы делегациясе гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында булды.

Визит кысаларында делегациянең Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән эшлекле очрашуы узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов катнашты.

Әлеге очрашу кысаларында Министрлык вәкилләре түләүсез юридик ярдәм өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Очрашуда күрсәтелгән өлкәдә мәгълүмати технологияләр һәм сервисларны эшләү һәм куллану мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар.

Очрашу ахырында кунаклар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International