Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы ачылышы узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” стажировкасы ачылды.

Билгеле булганча, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү”дәүләт программасы кысаларында төзелгән стажировка мәйданчыгы Министрлыкта 2018 елдан бирле эшли.

Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге проекты җитәкчесе Эльвина Бадгдиева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Стажировканы Сахалин өлкәсе мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.

Стажировка программасы нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза уздыру һәм норматив хокукый актларда коррупциоген факторларны ачыклау өлкәсендә практик белем алуга юнәлдерелгән.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов: “Әлеге стажировка бу өлкәдә белгечләрнең профессиональлеген һәм компетентлыгын арттыру өчен нәтиҗәле корал булып тора. Ул коррупция куркынычын ачыклау һәм бетерү методларын гамәлдә үзләштерергә мөмкинлек бирә, бу кабул ителә торган хокукый актларның сыйфатын күтәрүгә һәм законлылыкны ныгытуга ярдәм итә”, - дип, чараның мөһимлеген  билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International