Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясады. Юллама VII чакырылыш республика Дәүләт Советының Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узган икенче утырышында яңгырады.
Юлламаның иң мөһим белдерүләренең берсе хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагыла. Махсус хәрби операция үткәрү дәүләт эшчәнлегенә йогынты ясады, һәм бүген республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына максималь ярдәм күрсәтүгә юнәлгән.
Элегрәк Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче барлык субъектларның ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынганлыгын билгеләп үткән иде.
Татарстан Республикасы Рәисе карары белән төзелгән Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының төп бурычларыннан берсе булып сугышчыларыбызга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү кала. Дәүләт юридик бюросы оешканнан бирле 900дән артык махсус хәрби операциядә катнашучыга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән.
Моннан тыш, Дәүләт юридик бюросы һәм “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы арасында килешү төзелгән, аның нигезендә бюро хезмәткәрләре атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә фонд мәйданчыгында кабул итү үткәрә. Әлеге эш кысаларында 250 гә якын граждан кабул ителгән.
Үз чыгышында республика Рәисе 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.