Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы ябылды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы ябылды

Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировкасы ябылды.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар төзү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.

Стажировканы Сахалин өлкәсе мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре үтте.

Стажировканы ябуда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Чарага йомгак ясап, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин: “Стажировкалар нормалар иҗат итү эшчәнлегендә җаваплы һәм һөнәри якын килүне формалаштыруда төп адым булып тора. Коррупциягә каршы анализ методын камилләштерү җәмгыять мәнфәгатьләренә җавап бирә торган һәм гражданнарның дәүләт институтларына ышанычын ныгытуга ярдәм итә торган гаделрәк һәм нәтиҗәлерәк норматив хокукый актлар булдырырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте.

Чара азагында Рөстәм Заһидуллин һәм Игорь Привалов стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырдылар һәм алган белемнәрен гамәли яктан нәтиҗәле куллануларын теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International