Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннарыбыз һәм пенсионерларыбыз!

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән олы яшьтәге барлык ватандашларыбызны шушы истәлекле көн белән чын күңелдән котлыйм!

Бүгенге бәйрәм - сезнең хезмәтегез һәм зирәклегегез өчен тирән рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул. Илебез һәм республикабыз үсеше өлкән буыннар салган ныклы нигезгә корыла. Без сезгә моның өчен бик рәхмәтле, хезмәтегезнең кадерен бәялибез һәм мирасыгызны һәрвакыт саклаячакбыз.

Министрлыгыбыз ветераннарына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сез республика юстициясе үсешенә зур өлеш керттегез һәм яшь буынга үзегезнең белемегез һәм тәҗрибәгезне тапшыруны дәвам итәсез, аларда патриотлык, җаваплылык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялисез.

Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим. Һәр көнегез сезгә шатлык һәм җылылык китерсен, ә тормыш байлыгыгыз - тәҗрибәгез һәм белемегез - барыбыз өчен дә илһам чыганагы булсын!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International