Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тыл хезмәтчәнен Өлкәннәр көне белән котлады

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераны - 105 яшьлек Клавдия Михайловна Пустобаева янында булды

Тыл хезмәтчәне Клавдия Михайловна 1919 елда Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Сөйки авылында туа. 1939 елда Казан финанс-икътисад техникумын тәмамлый һәм Алабуга шәһәренә эшкә җибәрелә. Сугыш елларында район финанс бүлегендә эшли, ә шәһәр финанс бүлеге оешканнан соң анда бухгалтер вазифасына күчә. Гомумән алганда, финанс органнарында 1975 елда пенсиягә чыкканчы, ягъни 30 елдан артык эшли.

Хезмәте өчен Клавдия Михайловна “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.

Рөстәм Заһидуллин Клавдия Михайловнаны бәйрәм белән котлады. Сез барыбыз өчен дә батырлык, ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге, - диде Рөстәм Заһидуллин. - Сезнең буын авыр сынаулар кичергән, әмма сынмаган һәм җиңүгә ирешкән буын”.

Министр ветеранга сәламәтлек теләде һәм аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International