КДЭУда “Кайнау ноктасы”нда коррупциягә каршы көрәш буенча проект старт алды. Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимовның коррупциягә каршы көрәш буенча беренче лекциясе узды.
Илфат Марат улы ачык әңгәмә кысаларында студентлар белән аралашты һәм коррупциянең чынлыкта нәрсә белән куркыныч булуын, бу күренешкә каршы тору буенча нинди чаралар күрелүен аңлатты.
Казанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлар, белгечкә сораулар биреп, реаль мисаллар нигезендә Татарстан Республикасының гына түгел, ә бөтен Россиянең коррупциягә каршы сәясәтенең гамәлдәге системасын ачыкладылар.
Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мөһим юнәлешләренең берсе - гражданнарга коррупциягә каршы белем бирү булган коррупциягә каршы республика программасы үтәлешен мониторинглый.