Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик катнашты.
Очрашу барышында биш төп мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт идарәсе әзерләгән “2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында” аналитик күзәтүгә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзалары “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Сергей Бродский хәбәр иткәнчә, күрсәтелгән чорда программа 100% ка үтәлгән.
Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны барлык кызыксынган затлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтына кереп карый алалар. “Министрлык турында” бүлегенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә актуаль материаллар һәм документлар урнаштырылган.