“Хезмәт резервлары” спорт-савыктыру комплексы һәм “Мирас” спорт комплексы мәйданчыкларында республика Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында футбол буенча турнир узды. Ярышлар дәүләт хезмәткәрләре арасында сәламәтлекне һәм физик активлыкны ныгытуда мөһим роль уйный, бу “Демография” милли проектының “Спорт — тормыш нормасы” федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Җиңү өчен көрәштә сигез төркемгә бүленгән 20 команда очрашты. Төркем этабы нәтиҗәләре буенча һәр төркемнән икешәр иң көчле коллектив плей-оффка чыкты.
Татарстан Юстиция министрлыгы командасы бик яхшы уен күрсәтте һәм группа этабын уңышлы узды, Суд департаменты идарәсе командасын 5:0 исәбе белән җиңде. Безнең спортчылар бик яхшы команда уены, тактик әзерлек һәм физик чыдамлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Барлык уенчылар да бербөтен булып эшләделәр, һәм бу аларга ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командасын 6:1 исәбе белән һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы командасын 3:1 исәбе белән җиңәргә мөмкинлек бирде.
Әмма чирекфиналда безнең егетләр турнир нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны алган Югары суд командасына оттырдылар.
Җиңелүгә карамастан, Юстиция министрлыгы командасы югары әзерлек дәрәҗәсен һәм чын команда рухын, җиңүгә омтылышлары нык булуны күрсәтте.
Юстиция министрлыгы командасын футбол буенча Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының 1/4 финалына чыгуы белән котлыйбыз! Алдагы уеннарда спортчыларыбызга уңышлар юлдаш булсын!