Рөстәм Заһидуллин: Түләүсез ярдәмне “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасы аша алырга мөмкин

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

1 сентябрьдән Татарстанда “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә башлады.

Яңалык хакында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин туры эфирда хәбәр итте.

Кушымтада “Юридик ярдәмдигән яңа бүлек барлыкка килде. Анда түләүсез юридик ярдәм турында мәгълүмат табарга һәм Дәүләт юридик бюросына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гражданнардан күчемсез милекне рәсмиләштерү, башкару производствосы һәм кредит бирү буенча мөрәҗәгатьләр ешрак килә, - дип белдерде министр.

Рөстәм Заһидуллин кулланучыларың игътибарын түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган гражданнарның законда билгеләнгән категорияләре барлыгына юнәлтте.

Болар - аз керемле гражданнар, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Россия геройлары, ятим һәм инвалид балалар, реабилитацияләнгән гражданнар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре.

Министр сүзләренә караганда, узган ел 2,5 мең граждан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булса, ә быелның беренче яртыеллыгында аларның саны инде 2,7 меңнән артып киткән.

Категорияләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” кушымтасында карарга мөмкин.

Дәүләт идарәсе системасында яңа цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү һәм үстерү - “Цифрлы икътисад” милли проекты максатларының берсе.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International