Татарстанда тест режимында «Вправе.РФ» түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт платформасы эшли

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстанда тест режимында «Вправе.РФ» түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт платформасы эшли.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар:

· I һәм II төркем инвалидлар,

· Бөек Ватан сугышында катнашучылар,

· махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре,

· Россия Геройлары,

· ятим һәм инвалид балалар, шулай ук гражданнарның башка категорияләре.

Дәүләт Думасына шулай ук әлеге категорияне киңәйтә һәм анда күп балалы гаиләләрне кертә торган закон проекты кертелде.

ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин туры эфирда портал бирә торган мөмкинлекләр турында сөйләде.

Ул шулай ук 8(843)222-60-60 кайнар линия телефоны эшләве турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International