Татарстанда телефон аша караклык очраклары ешайды, җинаятьчеләр гражданнарга шалтырата һәм үзләрен Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре дип таныштыра.
Билгесез затлар суд процессларында катнашучыларга шалтыраталар һәм аларга утырышның күчерелүе яки суд карарының әзерлеге турында хәбәр итәләр. Шул ук вакытта алар, имеш шәхесне раслау яки суд тикшерүенең вакыты һәм урыны турында хәбәр алу өчен, телефонга килгән смс-хәбәрдән кодны хәбәр итүне сорыйлар. Чынлыкта, бу код Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеттан логин һәм парольне үзгәртү өчен код булып тора.
ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Михайлова җәмәгать судьяларының суд участоклары хезмәткәрләре беркайчан да смслардан кодлар, счетлар, банк карталары һәм башка шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорамыйлар дип кисәтә. Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре тарафыннан финанс характерындагы бернинди мәсьәләләр дә ачыкланмый.
”Хезмәткәрләр процесста катнашучыларга суд утырышы турында хәбәр итү, документларның әзерлеге һәм оештыру мәсьәләләрен ачыклау өчен шалтырата алалар, шул ук вакытта бернинди кодлар яки башка конфиденциаль мәгълүмат сорамыйлар”, - дип ассызыклады Юлия Александровна.
Шалтыратуларның яисә хәбәрнең чыннан да җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләреннән булуына шик туганда, әңгәмәне төгәлләгез һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында күрсәтелгән телефоннарга мөстәкыйль шалтыратыгыз.
Уяу булыгыз һәм конфиденциаль мәгълүматны таныш булмаган кешеләргә телефоннан хәбәр итмәгез!