Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник тәэмин итү турында”гы мәсьәлә буенча фикер алышынды.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында министр җәмәгать судьяларын урнаштыру шартларына, аерым алганда, җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында һәм урыннарында капиталь һәм агымдагы ремонтлар турындагы; җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен сайлап алу һәм урнаштыру турындагы; җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләрен әзерләү һәм аларның квалификациясен арттыру турындагы; җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник чаралар белән һәм суд участокларын компьютер һәм оештыру техникасы белән тәэмин итү турындагы мәсьәләләргә тукталды.
Министр нотыгында җәмәгать судьялары суд участокларын хезмәт урыннары белән тәэмин итү, аларның торышы һәм җиһазландырылуы мәсьәләсендә уңай динамика булуы билгеләп үтелде.
Аерым алганда, суд эшләре алып бару өчен кирәкле таләпләргә туры килә торган ремонтланган урыннарга үткән ел Казан шәһәренең Вахитов, Совет районнары, Татарстан Республикасы Арча, Бөгелмә, Лаеш, Мамадыш, Биектау, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары җәмәгать судьялары күчте.
Авария хәлендәге бинадан Вахитов районы җәмәгать судьяларының дүрт суд участогы күчерелде. Республика җәмәгать судьялары аппаратының 2013 елның беренче яртыеллыгында агымдагы ремонт ясалган һәм икенче яртыеллыкта ремонт ясала торган биналарының адреслары аталды.
Җәмәгать судьяларын урнаштыру буенча уңай моментларга карамастан, республика җәмәгать судьялары суд участоклары мәсьәләләре хәл ителеп бетмәгән әле.
Президиум утырышында республика муниципаль районнарында җәмәгать судьяларының суд участокларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен урнаштыру өчен урыннар бирү мәсьәләсе каралды, чөнки күп кенә җәмәгать судьялары бүгенгә кадәр тыгын бүлмәләрдә йә суд эшләре алып бару өчен яраклашмаган урыннарда эшләп киләләр.
Юстиция министры шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары били торган барлык биналарның һәм урыннарның ЭЭМның Ведомстводан тыш сагы астына күчүе турында хәбәр итте. Министрлык, «Главинвестстрой РТ» ДКУ белән бергәләп, хәзерге вакытта җәмәгать судьялары суд участоклары биналарын һәм урыннарын саклау-янгынга каршы сигнализацияләр (ОПС) һәм тревога сигналлары кнопкалары (КТС) белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Эшләр 2013 елның октябрь-ноябрь айларында тәмамланырга тиеш.
М.М.Корманов үзенең чыгышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итү мәсьәләсен дә чагылдырды.
Фикер алышу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар кабул итте, ул җәмәгать судьялары өчен урыннар бирүне һәм шушы урыннарга карата куела торган таләпләрне регламентлый.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге