“Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгында республиканың тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы белгечләр арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә конкурсның финал этабы узды.

Конкурс финалына 13 кеше чыкты: 5 есе “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясе буенча һәм 8 е “Җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясе буенча.

Бүген конкурста катнашучылар йомгаклау тестын үттеләр, аның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аларның исемнәре конкурс комиссиясе утырышында расланачак.

“Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы дәүләтнең тапшырылган аерым вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы булган иң квалификацияле белгечләрне ачыклау һәм бүләкләү өчен үткәрелә. Конкурста катнашу катнашучыларның һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләргә, шулай ук аларның һөнәрләренең абруен күтәрергә мөмкинлек бирә.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International