Татарстан Юстиция министрлыгы: суд участокларына электрон рәвештә 114 меңнән артык документ тапшырылган

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген цифрлаштыруда гражданнар һәм юридик затлар белән электрон хезмәттәшлекне үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым алганда, сүз Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларына документларны электрон тапшыруны оештыру турында бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясендә юстиция министры урынбасары Марат Низамиев хәбәр итте.

Министр урынбасары сүзләренчә, әлеге сервиска ихтыяҗ арта бара. Әйтик, 2023 елның беренче тугыз ае дәвамында суд участокларына цифрлы форматта 54 000 документ кергән. 2024 елның шул ук чорында бу сан инде 114 меңнән артык тәшкил итә.

“Электрон мөмкинлекләрнең төп кулланучылары булып юридик затлар тора. Электрон рәвештә бирелгән гаризаларның 85 проценты оешмаларга туры килә”, - диде Марат Низамиев.

Документларны электрон рәвештә тапшыруның популярлыгы арту аның уңайлылыгы, вакытны һәм акчаларны экономияләү белән бәйле. Гражданнарга һәм оешмаларга суд участокларына шәхсән килергә кирәкми, ә документларны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы аша җибәрү дә җитә.

Моннан тыш, республикада Суд приставлары федераль хезмәте белән электрон багланышлар үсүен дәвам итә, бу исә башкарма документларны җибәрү процессын уңайлырак һәм куркынычсызрак итә.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республика халкы өчен бу шулай ук уңайлы, чөнки башкарма документларны турыдан-туры суд участокларыннан суд приставлары адресына җибәрергә мөмкин.

“Моның өчен җәмәгать судьясының суд участогына гариза биргәндә тиешле үтенечнамәне теркәү дә җитә. 2022 елның 1 сентябреннән суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә 243 мең документ җибәрелгән. Шуларның 113 меңе 2024 елда”, - дип ачыклык кертте ул.

Марат Фәрит улы шулай ук гражданнарга һәм оешмаларга процессуаль документларны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша суд участокларына тапшырырга мөмкинлек бирәчәк яңа сервис ачылуын искәртте.

Агымдагы елның гыйнварында Җәмәгать судьяларына документларны электрон рәвештә тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә процессуаль документларны электрон рәвештә тапшыру шул исәптән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да башкарылырга тиеш.

“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшләтеп җибәрү мәсьәләсен тикшерә, ул гражданнарга һәм оешмаларга суд участокларына документларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Сервис агымдагы ел ахырына кадәр эшли башлар дип көтәбез”, - диде министр урынбасары.

Дәүләт идарәсе системасында яңа цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү һәм үстерү - “Цифрлы икътисад” милли проектының максатларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International