Законнардагы яңалык

2024 елның 18 октябре, җомга

2024 елның октябрендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 апрелендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына муниципаль берәмлек уставында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының җирле администрацияне формалаштыруда, шул исәптән җирле администрация башлыгы урынбасарларын, тармак (функциональ) һәм (яисә) җирле администрациянең территориаль органнары җитәкчеләрен раслауда яки килештерүдә катнашу хокукы каралган, шулай ук мондый катнашуның рәвешләре һәм тәртибе билгеләнгән 31 пункт өстәлә.

Моннан тыш, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 3 нче кушымтасының 3.2.5 пункты яңа редакциядә бәян ителгән, аның нигезендә башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитетның тармак (функциональ) һәм (яисә) территориаль органнары җитәкчеләре вазыйфалары устав нигезендә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы белән килештереп билгеләп куела.

Төзәтмәләр 2024 елның 25 октябрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International