Кукмара һәм Лаеш муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыкларын видеоэлемтә аша кабул итү

2024 елның 18 октябре, җомга

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.

2024 елның 18 октябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә республиканың Кукмара һәм Лаеш муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыкларын видеоэлемтә аша кабул иттеләр.

Чарада Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Кукмара һәм Лаеш муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Видеоэлемтә аша кабул итү барышында җирлек башлыкларына законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерелде.

Чарада җирлекләрнең актларны муниципаль регистрга җибәрүенә һәм аларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгаруга бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

“Норматив хокукый актлар - иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп институты. Аларның гамәлдәге законнарга туры килүен исәпкә алу, системалаштыру һәм контрольдә тоту гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча мөһим инструмент булып тора”, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Мансур улы видеоэлемтә аша кабул итү барышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International