Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 9 аенда “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узды. Әлеге тема буенча төп доклад белән җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елдан “Кодекс” системасы кертелде, ул гавами хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә алыштыргысыз коралына әверелде.
Ралия Гарифуллина сүзләренә караганда, 1 октябрьгә актларда законнарга туры килмәүләрне бетерүнең республика проценты, ел башыннан 3% ка артып, 85% тәшкил иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 27 муниципаль берәмлекнең законнарга туры килмәүләрне бетерү проценты республика дәрәҗәсенә туры килә яисә аннан артып китә.
“Кодекс” системасы белән үзара бәйләнештә Министрлык тарафыннан муниципаль актларга кертелгән прокурор йогынтысы актлары анализлана. “Агымдагы елның 9 аенда кергән 2,5 мең реакция актының 49% ы система тарафыннан ачыкланган кисәтүләр буенча кертелгән. Бу аның тәкъдимнәренә вакытында җавап бирүнең мөһимлеген ассызыклый”, - дип ачыклык кертте бүлек башлыгы.
Эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат ай саен республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә җибәрелә, бу исә урыннарда нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.