Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы төбәк халкы өчен түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру эшен дәвам итә

2024 елның 25 октябре, җомга

2024 елның 9 аенда 1600дән артык кешегә хокукый ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасында сынау режимында “ВПРАВЕ.РФ” мәгълүмат порталы эшли. Система Дәүләт юридик бюросына беренчел кабул итүгә язылырга, мөрәҗәгать төзергә һәм квалификацияле юристлардан җавап алырга, шулай ук хокукый мәсьәләләр буенча мәгълүмат табарга ярдәм итә.

Гражданнар КФҮның якындагы офисы аша гамәлгә ашырыла торган видеоэлемтә аша юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

Түләүсез юридик ярдәм турында шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче картасымобиль кушымтасы аша белергә мөмкин.

- Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларының һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кабул итүләр үткәрә.

Республика халкы түбәндәге мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала:

- социаль тәэмин итү,

- хезмәт законнары,

- кулланучылар хокукларын яклау,

- торакка хокук.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы Казанда Юстиция кварталы территориясендә, шулай ук Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International